Утыр эле яннарыма Халида Бигичева ИЗГЕ АЙ
Рейтинг: 0
Исполнитель: Халида Бигичева ИЗГЕ АЙ
Название песни: Утыр эле яннарыма
Длина файла: 03:58
Дата добавления: 2015-02-22
Текст просмотрен: 450
Оныт мәшәкатьләреңне,
Оныт инде беразга,
Сыйпап-сыйпап чәчләремне,
Бер иркәлә, бер назла.
Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Син утырсан яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Йөзләреңә төбәп карап,
Килә бер сөенәсем,
Килә бер иркәләнәсем,
Килә бер сөеләсем.
Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Син утырсан яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Күзләремә ашыгып кына
Салкын карап үтмә син;
Өстәп тор сөю ялкынын,
Гел өсти тор, бетмәсен.
Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Син утырсан яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Оныт мәшәкатьләреңне,
Оныт инде беразга,
Сыйпап-сыйпап чәчләремне,
Бер иркәлә, бер назла.
Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Син утырсан яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.